erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аерылышканда кредитны кем түли?

Ирем белән тату гына яшәдек. Ә күптән түгел ул мине ташлап китте. Үзенә яңа хатын тапкан. Бик авыр, йөрәк әрни. Өстәвенә бергә яшәгәндә алган кредитлар, ипотекага алынган фатир – барысы да минем өстә калды. Аерылышкан очракта кредит ничек бүленә? Ипотекага алынган торакны нишләтергә? Аңлатсагыз иде. Казаннан газета укучыгыз.

Бүген торак сатып алганда 50 процент очракта гаиләләр ипотека килешүе төзи. Гаилә аерылышкан очракта ипотека мәсьәләсендәге үзенчәлекләр турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе, юрист Марсель ШАҺИДУЛЛИН белән сөйләштек.
– Аерышкан очракта ипотекага алынган фатир кемгә кала?
– Монда торакның кайчан алынганлыгы, анда ана капиталы кергәнме, никах килешүе төзелгәнме – барысы да исәпкә алына. Россия Гаилә кодексының 36нчы маддәсе нигезендә, өйләнешкәнче алынган торак, йә парларның берсенә бүләк итеп бирелгән фатир аның милке булып санала. Аерылышканнан соң да ул аңа калачак. Шундый очраклар да була, әйтик, хатыны торакны ипотекага алган, аннары өйләнешкәннән соң, кредит суммасын ире дә түләгән. Мондый очракта аерылышканнан соң фатир хатын исемендә кала, ә ире түләгән акчаны кайтаруны сорый ала. Гадәттә, судта бу очракта акчаны суммага бәйле рәвештә уртак милектән түләнгән дип исәплиләр. Шуңа да акчалата ярдәм иткән ир милектән өлешкә өмет итәргә мөмкин. Барысын да суд хәл итә.
Әгәр фатир өйләнешкәч алынган икән, Гаилә кодексының 34нче маддәсе буенча, бу – ир белән хатынның уртак милке. Фатир кем исеменә рәсмиләштерелсә дә, анда аларның икесенең дә өлеше бар. Никах килешүе төзелгән булса, яки алдан милекне бүлү турында килешү булганда торак шул документка нигезләнеп бүленә. Гаиләдә балигъ булмаган балалар булганда, аларга да өлеш тиеш. Әгәр торак ана капиталын кулланып алынган икән балалар милекче булып санала. Ана капиталына торак максатчан алына. Ул өлеш – баланыкы, ир белән хатынның уртак милке булып саналмый. Балигъ булмаган балалар да милекче булып исәпләнә.

– Еш кына бергә яшәгән вакытта көнкүреш кирәк ярагын, техникасын да аласың, кредитны да рәсмиләштерәсең. Аерылышканда нишләргә?
– Ир белән хатынның мөнәсәбәтләре Россиянең Гаилә кодексына нигезләнеп көйләнә. Аерылышу процедурасы, шул исәптән милекне, бурычларны бүлү хокукый норматив документларга нигезләнергә тиеш. Гаилә кодексында бергә яшәгән вакытта алынган милек тигез бүленә дигән кагыйдә бар. Бу таләп банк, коммуналь хезмәтләргә дә кагыла. Гомуми кагыйдәләр буенча, кредитлар да икегә бүленә. Әгәр дә ике арада бәхәс чыкса, бу суд низегендә хәл ителә. Кыскасы, өйләнешкәнче сатып алынган торак, мирас буларак, йә бүләк итеп бирелгән торак, кием-салым гына бүленми.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/intervyu/aerylyshkanda-kreditny-kem-tli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X