erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Афәрин дими ни дисең инде аларга!

Профсоюз кайгырта.

Афәрин дими ни дисең инде аларга! Алар - укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр уку елы башыннан спорт ярышларында актив катнашып киләләр. Сентябрьдә йөгерделәр, аннан 5 гимназия подвалы тирында мылтыктан аттылар, мишеньга уклар җибәреп, дартста ярыштылар, кул көрәштерделәр, бадминтон һәм өстәл теннисы уйнадылар, бассейнда йөзделәр, гыйнварда озын яллар вакытында шахмат уйнадылар, инде менә хәзер чаңгыда узыштылар. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) үзенекеләрнең сәламәтлеген әнә шулай кайгырта


Арча хәбәрләре

Нет комментариев