erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Афәрин, үзешчәннәр!

Мин һәрвакыт талантларга сокланам.

Үзешчәннәрнең оста итеп җырлаулары, биюләре, шигырь сөйләүләрен һәрвакыт яратып карыйбыз. Кайчакта алар хезмәтен бәяләп тә бетермибез кебек. Ә халык алдында чыгыш ясау, тамашачының күңелен күрү җиңел эш түгел. Күпме нервы, осталык кирәк!  Һәм алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ял көннәрендә дә чыгыш ясарга әзер. Халык бәйрәм итә, ә алар хезмәт күрсәтә. Рәхмәт аларга.

Әле менә сугыш ветераннарын котлап, урамда бөтен кеше алдында концерт куеп йөрделәр. Бик матур килеп чыкты. Арча сәгать мәктәбе хореографы Зилә Азатовна татар халык киеменнән ничек оста итеп биеде! Шул ук Арча сәнгать мәктәбеннән Артур Хафизов "Җиңү көне" җырын ничек йөрәкләргә үтеп керерлек итеп җырлады! Ул җырлаганда "тәнгә каз тәне чыга" ... Яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов халык җыры "Герман көе"н җырлап җибәрде, бар да тын калды... 

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәркайсы зур сәхнәләрдә чыгыш ясардай җырчылар, биючеләр... Исемлекне тагын да дәвам итеп була. Фотоларда сез аларны күрәсез. Исән--сау булсыннар!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рэхмэт Сезгэ?

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X