Файдалы киңәшләр
Аяксыз калган бройлерны аякка бастырдым.
Өч ел элек ике бройлер аяксыз калды. Артка чигенә-чигенә арт ягына утыралар. Басып тора алмыйлар. Бу витамин җитмәгәннән аяксыз калу гына түгел дип, интернеттан җавап эзли башладым. Һәм җавапны таптым. Бройлерда инфекция. Ветаптекадан дару алып, өч көн ризыкларына салып бирдем. Бройлерлар аякка басты.
Быел тагын шундый хәл. Ветаптекага кереп, хәлне аңлатып, өч төймә дару сатып алып, төеп ризыкларына салып бирдем. Аяксыз калган бройлер аякка басты.
Ә витамин җитмәгәннән аякка басалмаганнарга кальций хлорид эчертәм. Үлмиләр, аякка басалар.
Р. Саттароаа.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев