erid:2VtzquqpS7d
Айсинә Кәбированы җиңүе белән котлыйбыз
Арча яңалыклары

Айсинә Кәбированы җиңүе белән котлыйбыз

Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбенең 4Г сыйныфы укучысы Айсинә Кәбирова татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне һәм Россиядә Гаилә елы уңаеннан үткәрелгән “Тукайга мәхәббәт илә“... дип аталган Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсында 2нче урынны яулады (җитәкчесе Светлана Галимова).

“Тукайга мәхәббәт илә“... конкурсында Россиянең 10 төбәгеннән бер мең укучы катнашкан. Айсинә Г.Тукайның “Әллүки“ шигырен сөйләде.

Айсинә быел татар, рус һәм инглиз телләре буенча мәктәп олимпиадасында – беренче, рус һәм инглиз телләре буенча район олимпиадасында – беренче, татар теле буенча призер булды. Инглиз теле буенча республика олимпиадасында катнашты.


Нет комментариев