erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ак барс”та сыер савучылар 60 мең сум хезмәт хакы ала!

“Ак барс”та сыер савучылар 60 мең сум хезмәт хакы ала!

13 апрельдә Курса Почмак урта мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары укытучы Рәмзия Әхмәтсафина җитәкчелегендә “Ак барс” агрокомплексы”ның сөтчелек комплексында булдылар. Аларны ширкәт директоры Ленар Абдуллин, комплекс җитәкчесе Заһид Шаһимуллин, баш зоотехник Айрат Гарифҗанов каршы алдылар.

Ленар Абдуллин терлекчелектәге эшләр белән таныштырды. Хәзер мегафермада 1600 баш терлек бар, сыерлар 1000 баштан артык. Тәүлеккә 30 тонна сөт савалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган айда сыер савучыларның хезмәт хакы 60 мең сумга якын булды. Белгечләр 70 мең сумга кадәр ала.

 Баш зоотехник Айрат Галимҗанов терлекләрне ашату, саву тәртибе белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Бик кызыклы, файдалы сәяхәт булды бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X