erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ак кроссовкаларны чистарту буенча 3 киңәш

Яз кроссовкалар чоры. Кайвакыт аны-моны уйламый, пычранасына аптырамый гына ак кроссовкалар алабыз — ә аларны чиста килеш тоту ай-хай авыр. Кайчак ул тапларны бетереп тә булмый. Махсус сезнең өчен өй шартларында, кул астында булган әйберләр белән кроссовкаларны чистарту ысулларын тупладык.

Ацетон һәм уксус
Ацетон һәм уксусны тигез күләмдә кушып болгатырга. Мамык, яки салфетканы әлеге массага батырып сөртеп чыгыгыз. Берничә минуттан җылымса су белән юып төшерегез.

Мицелляр су  
Косметиканы юып төшерә торган мицелляр су ак кроссовкаларны юарга да бара. Ныклап ышкысагыз таплар бетәргә тиеш.

Тырнак лагын бетерә торган сыекча яки «Пемолюкс»
Алар ярдәмендә дә ак кроссовкаларга «яңа тормыш» бүләк итеп була. Сыекчаны сөртеп 30 минут тотарга, аннан юып төшерергә кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кроссовканың аскы өлеше тиз пычранмасын өчен күренми торган тырнак лагы сөртеп чыксагыз була.

https://vatantat.ru/2020/05/24067/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X