erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Акча агымын ничек үзеңә юнәлтергә?

Кемнең генә бай буласы килми икән? Берәүләр җиңел юллар эзли, икенчеләр көн-төн эшләп тир түгә, ә кемнәрдер сынамышларга ышанып, акчалы булырга тырыша. Әйе, акча җәлеп итү буенча сынамышлар күп. Борынгыдан килгән бу ышануларның, бәлки, чынлап та нәтиҗәсе бардыр?

Сынамышларга ышансак, акча зарланучыларны яратмый икән. “Акча юк!” дип күп кабатлаучылардан акчалар качарга тырыша икән. Шуңа күрә зарланмагыз, “Яшәргә җитә!” диегез.

Акчаны кулдан кулга бирергә ярамый, диләр. Начар энергетика күчәргә мөмкин икән. Акчаны уң кул белән бирергә, сул кул белән алырга кирәк, дигән сынамыш та бар.

Өйдә һәрвакыт акча булсын өчен тишелгән кием кимәгез, ә краннардан су тамып тормасын. Кесәдә берәр тимер акча йөртегез, ул байлык теләп торачак.

Бурычка алган акчаны кич кайтармагыз, кич бирмәгез дә.

Юлда, юл чатында яткан акчаны алырга ярамый, ди. Кемдер тормыштагы негативыннан котылырга теләп, аны ташлаган булырга мөмкин.

Акча сызгыручыларны яратмый, шуны да онытмагыз. Ул тынычлык ярата!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/Akcha-agimin-nichek-ze--yun-lterg-114999/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X