erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ал да файдалан гына”

Арчада “АК БАРС” БАНК* вәкилләре җирле эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде. Ул яңача, бизнес-иртәнге аш форматында үтте.

Ваклап сату бизнесы буенча төбәк үзәге җитәкчесе Наилә Халикова әйтүенчә, мондый эшмәкәрләр белән аралашулар республиканың һәр районында һәм шәһәрләрендә үтә һәм анда “АК БАРС” БАНК вәкилләре эшмәкәрләр өчен файдалы финанс мөмкинлеләре турында сөйли. “Сезнең арада безнең клиентлар күп. Фикерләрегезне беләсе, тәкъдимнәрегезне ишетәсе килә. Сорауларыгыз булса, аларга тулы җавап бирергә тырышырбыз”, – диде ул. 

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәрәмов катнашты.  

– Бу очрашу сезнең өчен зур мөмкинлек. Беренчедән, банк тәкъдим иткән яңа продуктлар белән танышасыз. Икенчедән, турыдан-туры банк җитәкчеләренә сорауларыгызны бирә һәм аларга җавап та ишетә аласыз, – диде ул эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп. 

– “АК БАРС” БАНК көн саен үзгәрә. Ул хәзер республикада гына түгел, Россиядә иң зур банкларның берсе, – диде идарә әгъзасы Эдуард Абдрахманов. – Без клиентларга яхшы булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Бу очрашуларны да сезнең белән шәхси күрешү һәм аралашу, күреп белү өчен оештырабыз.  

Кече бизнес үсеше дирекциясе идарәче директоры Инна Якимова кредит программаларын тәкъдир итте, ташламалы кредит программалары турында әйтеп үтте. Агросәнәгать комплексы өлкәсендә ташламалы кредитлар, максатчан программалар, авыл җирлегендә күчемсез милек төзү һәм сатып алу өчен ипотека кредитлары һәм башкалар хакында мәкълүматлар җиткерде. 

Банкның хезмәт хакы проектлары турында хезмәт хакы проектлары һәм турындан-туры сату идарәсе начальнигы Эльвира Гарифуллина сөйләде. Ул үзенең чыгышында банк карталарына хезмәт күрсәтүдә яңалыклар һәм “АК БАРС” БАНКның яңа продуктлары өстенлекләре турында әйтеп үтте.  

– “АК БАРС” БАНК картасы булганнарның өстенлекләре күп. Мәсәлән, дәүләт хезмәте порталы аша безнең карта белән түләгәндә комиссия алынмый.  “АК БАРС Evolution” дебет картасы белән илнең теләсә кайсы почмагында комиссиясез акча алырга була. Безнең карта белән башка банкларга айга йөз мең сум кредит күчерергә мөмкин. Generation дебет картасы мөмкинлекләре – кэшбек транспортка 10 процент күләмендә һәм счетта калган акчага 5 процент. Шул ук вакытта банк клиентлары кибет кассаларында акча алырга мөмкиннәр, – дип аңлатты Эльвира Гарифуллина һәм тагын башка күп төрле уңайлыклар турында сөйләде. 

“АК БАРС-Мед”** ирекле медицина иминиятен үстерү идарәсе җитәкчесе Светлана Лубова предприятие хезмәткәрләрен финанс чыгымнарын киметеп, тулы медицина ярдәме белән тәэмин итү мөмкинлекләре турында аңлатып үтте.  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–  “АК БАРС-Мед” иминият базарында 16 ел инде, – диде ул. – 45 меңнән артык кеше ирекле иминият системасы буенча иминиятләнгән. Аларга 1200 клиникада, шул исәптән Татарстаннан читтәгеләрендә дә, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтелә ала.  

Соңыннан эшмәкәрләр банк хезмәткәрләренә сорауларын бирделәр, тәкъдимнәрен җиткерделәр, теләкләрен әйттеләр. 

– Мин озак еллар банк җитәкләдем. Хәзерге вакытта Иске Чүриледә кафе һәм кибетем бар. Авыл гына түгел, Арча халкына да хезмәт күрсәтәм, – диде Наилә Лотфуллина. – Шундый вакытлар бар иде, кредит алып булмады. Ә хәзер ал да файдалан. Кибет янына терминал куярга сорадым. Куйдылар. Кафеда да бар хәзер. Бөтен халык файдалана. Бүгенге тәкъдир итүләр өчен рәхмәт. Яшьләр сезнең турыда белеп торсын.  

–  Хәзер банк клиентлар артыннан йөри, – диде аңа кушылып Наилә Халикова. – Без клиентларны ишетәбез, аларның теләкләре, сорауларыннан чыгып сервисны камилләштерәбез. Мондый очрашулар 15 районда үтте. Күбесендә банкомат юктан зарланалар. Авылга куярга кушалар. Тик ул бездән генә тормый, үзенең таләпләре бар. Шулай да бу мәсьәләне хәл итү өстендә эшлибез. Сезнең фикерләр, теләкләрне яңа программаларны эшләгәндә исәпкә алачакбыз.  

*ПАО ”АК БАРС” БАНК. Генеральная лицензия ЦБ РФ. №2590 от 12.08.2015 г. 

**ООО “Страховая компания “АК БАРС-Мед”.  Лицензии ОС №3943-01 от 24.06.2019 г., СЛ №3943 от 24.06.2019 г. 

 

Реклама хокукында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X