erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар бәйрәмдә дә эшли

Район башлыгы Илшат Нуриев бәйрәм алдыннан алдынгы терлекчеләргә Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре һәм акчалата премияләр тапшырды.

Бу юлы мондый бүләкләргә “Северный” ширкәтеннән бозау караучы Рузалия Баһаветдинова, сыер савучылар Рәшидә Сафиуллина, Галия Мәгъсүмова, “Ашыт” ширкәтеннән сыер савучылар Җәлилә Сираҗиева, Айсылу Габдрахманова, Нәзирә  Сәфәрова, “Курса МТСы” ширкәтеннән бозау караучы Нурия Гарифуллина, сыер савучылар Айзилә Габидуллина, Гүзәл Гайфуллина, “Аю” ширкәтеннән бозау караучы Сиринә Зарипова, сыер савучылар Людмила Әхмәдуллина, Лидия Рәхмәтуллина лаек булды.

Район башлыгы һәркайсына фидакарь хезмәтләре өчен  рәхмәт әйтте, сәламәтлек, уңышлар теләде.

Әлеге терлекчеләр эшләгән ширкәтләр дә алдынгылар рәтендә. “Северный” ширкәте күп еллар буе терлекчелек өлкәсендә тотрык-лы эшли, үсеш белән бара. Яңалыкларны кертү буенча да өлгерлек күрсәтәләр. Көтү белән идарә итү, ашату программаларын куллануның нәтиҗәләре тиз күренде. Хәзер белгечләр һәркөн иртән  бүген нәрсә эшләргә тиешлекләре язылган  йөкләмә ала. Ветеринария табибы кайсы терлеккә нинди дәва бирәсен һ.б. мәгълүматларны көндәлек белеп тора һәм шуларны үти. Ашату программасы буенча терлекнең физиологик хәленә карап рацион төзелә, рационда каралган азыкларның, өстәмәләрнең тулысынча керүе контрольдә тотыла.

Хәзер һәр терлекнең, яңа туган бозауның колагына унбер урынлы саннар язылган номер беркетелә һәм программага кертелә. Шуннан соң әлеге бозауның кайларда хәрәкәт итүе күренеп тора.

Узган ел азык үзәге төзеделәр. Азыкны шунда әзерләп фермаларга тараталар.

Хуҗалык 100 гектар сөрүлек җирләренә сөт җитештерү, бер сыердан сөт савып алу буенча беренче урында.

“Курса МТСы” шир-кәте дә терлекчелектә тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе. Азык үзәге төзергә исәпләп торалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сезгә сөтчелек комплексы төзергә кирәк, сез моны булдыра аласыз, – диде район башлыгы.

– Үзем дә шул турыда уйлап йөрим, – диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Урынын ачыклап бетерәсе бар.

“Ашыт” ширкәтенең күрсәткечләре дә үсеш ягында. Бүгенге көндә бер сыердан 21,8 килограмм сөт савалар. Әлегә яңа программалар кертү буенча эш башланмаган, әмма башларлар, дип ышанырга кирәк.

“Аю” ширкәтендә соңгы вакытта терлекчелектә боз кузгалды. 15 процент үсеш белән баралар, сыерлар, тораклар чиста, үзләрендә катнаш азык  ясыйлар.

– Яңа программалар беренче булып “Яңарыш” ширкәтендә кертелде, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – Аннан соң “Северный” ширкәте уңышлы эшләп китте. Шулай ук Тукай ширкәтендә “Көтү белән идарә итү”, “Ашату программалары” белән эшли башладылар. “Игенче” ширкәте әлеге программалар белән сынау рәвешендә эшләп алдылар. Дәвам итәрләрме – анысын вакыт күрсәтер.

Терлекләрнең колак-ларына номерлар тагу (чиплау) моңарчы ирек-ле, үгетләү рәвешендә алып барылды. Киләсе елдан моны эшләмәгән хуҗалыкларга сөт өчен субсидия бирмәячәкләр. Кесәгә суга башлагач аңларга туры киләчәк. “Яңарыш” ширкәтендә 50 проценттан артык терлек чиплау үтте. “Северный”, “Кырлай”, “Игенче”, “Ватан”, “Заря”, “Кишет” ширкәтләрендә бу юнәлештә шактый эш башкардылар. “Кызыл Яр”, “Курса МТСы” ширкәтләре дә эш башкардылар. Бөтенләй тотынмаучылар да бар әле.

“Северный” ширкәтендә республика күләмендә семинар узды, анда терлекчелектә бүген ничек эшләргә кирәклеген күрсәттеләр, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Безнекеләргә өйрәнү өчен ерак  барып йөрисе дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X