erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аларны хәзер бөтен дөнья карый

Наласалар алар авыллары өчен үлеп тора. Рамил Рафис улы Мөхетдинов кайда гына эшләсә дә, торган урыны туган авылы Наласада. Инстаграмда ул “Туган авылым – Наласа!” дигән сәхифә булдырган.

– 2019 елның башында ачып җибәргәндә мин аны болай ук кызыксыну уятыр дип көтмәгән идем, – ди ул. –  Авылдашлар чит җирләрдә дә күп бит, кемдер кияүгә киткән, кемнеңдер әти-әнисе шушында яшәгән һ.б. Хәзер сәхифәне тулыландыруда катнашучылар 900гә җитте һәм алар арта тора. Күпләр яшьлек, мәктәп еллары, элеккеге гореф-гадәтләр турында хатирәләр, фоторәсемнәр җибәрә.

Рамил Рафис улы авылның бүгенгесен күрсәтергә тырыша, яңалыклар, тырыш кешеләре турында сөйли. Читтә яшәүче якташлар өчен болар аеруча кадерле. Алар өчен генә дә түгел әле.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге вәкиле, якташыбыз Ренат Вәлиуллинга (ул Урта Сәрдә авылыннан) Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә яшәүче татарлар “Шул Наласа дигән матур авылны бер барып күрәсебез килә”, – дип мөрәҗәгать иткәннәр.

“Наласа авылы көе” җырын бөтен дөнья татарлары җырлый. Хәзер менә җырын гына түгел, Интернет аша Наласаның үзен дә күреп була. Рамил Мөхетдинов сәхифәсендә Наласа җырын иң матур  башкаруга конкурс игълан иткән. Анда бөтен дөнья татарлары катнаша ала. Һәм инде менә 20ләп кеше үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим дә иткән, малае уйнап  әнисе җырлаучылар да, үзе уйнап үзе җырлаучылар да бар. Наласа мәдәният йортында оешкан “Мирас” ансамбле җырчылары Гөлсинә Мифтахова, Зөлфирә Закирова парлап шундый матур итеп башкара ул җырны.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин үзем Наласа җырын иң оста башкаручы дип Таһир Якуповны саныйм, – ди Рамил Мөхетдинов. – Андагы аһәң, андагы моң!

Рамил Рафис улының телефон номерын җыйсагыз да анда беренче булып Наласа җыры яңгырар.

Конкурс булгач, кайчан да булса аңа йомгак ясалып, җиңүчеләр дә билгеләнәчәк. Монысын Наласа сабантуена туры китерергә исәплиләр. Арчадан Альберт Гайнетдинов Наласа көен дүрт уен коралында (курай, гөслә, сорнай, авыз гармуны) башкара! Талантлар күп бездә.

Сәхифәдә авылга багышланган башка конкурслар да оештырыла. Безнең авылда ничә чат бар? Аларның атамалары, тарихы? Елгалар, күлләр белән дә шулай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X