erid:2VtzquqpS7d
Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?
Арча яңалыклары

Алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә?

Ял көннәренә таба һава температурасы берникадәр төшә башлаячак. Әлегә исә республикабызда тәүлеклек уртача температура күпьеллык күрсәткечләрдән 9-10 градуска югарырак.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, чәршәмбе – 11 мартта да аномаль җылы көтелә. Төнлә – аз гына яңгыр һәм томан, көндез исә явым-төшем фаразланылмый: һава температурасының +3+8 градуска җитүе күздә тотыла.

Пәнҗешәмбе – 12 март көнне яңгырлы җылы булачак. Шул ук вакытта синоптиклар иртән һәм көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил вәгъдә итә. Һава температурасы исә әллә ни үзгәрмәячәк. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы 0дән +5 градуска кадәр, көндез +3тән +8 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Җомга – 13 мартта исә төньяк циклон үтеп керү һава торышын берникадәр үзгәртәчәк. Яңгыр, кайбер районнарда юеш кар явачак. Гидрометеоүзәк шулай ук иртән һәм көндез секундына 17-22 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан көчле җил буласын фаразлый. Температура төнлә 0 дән +3 градуска кадәр тәшкил итсә, көндез +8 градуска кадәр җылыта.

Инде әйткәнебезчә, ял көннәрендә әкренләп суыта башлаячак. 14 мартта әле көндез +5 градуска кадәр җылы булачак. Ә менә якшәмбе көнне көндез һәм төнлә һава температурасы 0дән -5 градуска кадәр төшәчәк. Юеш кар, яңгыр, юлларда бозлавык көтелә.

Фото: pixabay.com

https://vatantat.ru/2020/03/anomal-җyly-yaңgyr-kar-atnalyk-һava-toryshynyң-nindi-bulachagy-bilgele/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев