erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Амбарларда икмәк арта

Игеннәрне урып-җыю өчен һава шартлары гаять уңай тора.

“Эсселек тә бераз кимесә, тагын да шәбрәк булачак”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. Монысы инде сабан культураларының бөртекләре куырылмасын өчен кирәк.

11 августка район хуҗалыкларында 8029 гектарда игеннәр суктырып алынды. Бу барлык мәйданнарның – 14,5 проценты. “Курса МТСы” ширкәтендә 37 проценттан артыграк мәйдандагы игеннәр җыйнап алынды. “Казанка” ширкәтендә – 31,3 процент.

“Игенче” ширкәтендә 1172 гектардагы көзге бодайны суктырып алдылар. Уртача уңыш – 36 центнер. “Казанка” ширкәте 550 гектардагы арышны суктыруны төгәлләде. Гектардан уртача 42 центнер уңыш чыкты. Бер басудан 70 центнердан артык уңыш алдылар.

Әле шушы көннәрдә генә “Казанка” ширкәте басулары аша үттек. Көзге чәчү өчен пар җирләрен әзерләп куйганнар, арышны бары тик парга гына чәчәләр. Югары уңыш алуның формуласы бик гади, гасырлар буе сыналган һәм үзен аклап килә торган технология ул.

Һава шартлары уңай торса да, урак язмышын барыбер кешеләр хәл итә. “Иген массасы калын, комбайннар авырлык белән бара, ватылгалап та алалар”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. Ә комбайннар яхшы эшләсен өчен яхшы әзерлекле механизаторлар кирәк. Арбаны – кышын, чананы җәен әзерлә, ди халык мәкале. Алдан аяк киенгәннәрнең бүген эшләре дә көйле бара.

“Казанка” ширкәтеннән Фаил Хәлиуллин, Марсель Камалов, “Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыфҗанов 7 меңәр центнердан артык ашлык суктырдылар инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элеватор директоры Ләйсән Әһлиуллина белән дә элемтәгә кердек. “Аллага шөкер, ашлык килү көннән-көн арта, – диде ул. – 11 август иртәсенә 17 мең тонна чамасы ашлык кабул иттек. Шуның 8 мең тоннадан артыгы Арча районы хуҗалыкларыннан. Быел безгә ашлык китерүче хуҗалыклар күпкә артты”.

Район башлыгы Илшат Нуриев басуларда булып, урып-җыюның барышы белән танышып, алдынгыларны бүләкләп тора. Узган якшәмбедә ул “Курса МТСы” ширкәте механизаторы Рәмис Шәрәфиевкә, “Төрнәле–Пошалым” ширкәтеннән Илнур Әһлиевкә, “Ватан” ширкәтеннән Әмир Газыймовка, “Северный” ширкәтеннән Азат Рәхмәтуллинга, “Ашытбаш” ширкәтеннән Мансур Халиковка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр  тапшырды.

Урып-җыю эшләре белән бергә терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә.  11 августка бер шартлы терлеккә 24,2 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Тукай” ширкәтендә – 32,9, “Казанка”да – 27,9, “Кызыл Яр”, “Ташкичү”, “Ашытбаш”, “Северный” ширкәтләрендә 27 – 26 центнер.

Терлекчелек өлкәсендә куанычлы яңалыклар бар. “Яңарыш” ширкәтендә сөтчелек комплексының өченче торагын файдалануга тапшырырга җыеналар, быел дүртенче торакның нигезен салып калдырырга исәплиләр. “Казанка” ширкәтендә яңа сөтчелек комплексының түбәсен ябалар, ул быел файдалануга тапшырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X