erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аномаль эсселек атна ахырына кимиячәк

17 майдан 24 майга кадәр республиканың күпчелек территориясендә югары янгын куркынычы саклана.

Татарстанда һава шартлары атна ахырына үзгәрәчәк, аномаль эсселек кимиячәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Иртәгә, 18 май көнне, республикада элек урнашкан экстремаль җылы һәм коры һава торышы саклана. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшем туктаячак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә 15тән 20 градуска кадәр (түбән урыннарда — 10нан 15 градуска кадәр) һәм көндез 30дан 34 градуска кадәр җылы булачак.

Синоптиклар чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 19 һәм 20 майда, төбәк «антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысында булачак», дип искәртә. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Һава температурасы төнлә +17, +22 градус (түбән урыннарда — +11, +16) һәм көндез +28, +33 градус була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан метеорологларының башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 майда, һава торышы үзгәрәчәк. Көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булуы ихтимал. Температура фоны бераз кимиячәк: төнлә -12-17 градус, көндез 25-30 градус җылы була.

 https://tatar-inform.tatar/news/ecology/17-05-2021/tatarstan-gidrometeorologiya-z-ge-anomal-esselek-atna-ahyryna-kimiyach-k-5823544

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X