erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча җирендә хөрмә, бананнар да үсә

Күпләр теплицада кыяр, помидор үстерә алмыйбыз дип зарлана, ә алар Иске Иябашта алты ел эчендә тропик урман үстергән

Алар дигәнем хатын-кызлар әле – Элина Сәләхетдинова, Анастасия Шатохина һәм яшүсмер кыз Камилла.
Биредә икенче тапкыр булуым һәм монда күргәннәрдән һаман да гаҗәпләнүдән туктый алмыйм әле. Безнең шартларда, Арча туфрагында да банан, хөрмә һәм башка тропик җимешләр үстереп була икән, ләбаса!

– Элина белән Владимир өлкәсендә узган музыка фестивалендә очраштык, – ди Анастасия. – Без аның белән фикердәшләр булып чыктык, икебез дә табигатьне яратабыз, аның белән гармониядә яшәргә омтылабыз. Менә шулай фикерләшеп тропик урман үстереп карарга булдык.

Элина Таҗикстанда, аннан Мәскәүдә яшәгән. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган белдерүләр аша Иске Иябашка кайтып йорт, теплицалар сатып алганнар.
... Теплица ишеген ачып керүгә без аптырашып тукталып калдык: каршыбызда моңарчы телевизорда гына күргән джунгли пәйда булды. Элина бик яхшы экскурсовод та, һәр агач, һәр үсемлек турында шулкадәр бирелеп сөйли. “Монда җирле һәм тропик культураларның 100дән артык төре үсә, – ди ул. – Орлыклары бөтен дөньядан җыйналган, үзебез дә алып кайтабыз, илнең төрле почмакларыннан кызыксынып килгән волонтерлар да бүләк итә“. Туфрагы – Иябашныкы. Бактың исә, безнең туфрак тропик урманнар үстерергә дә сәләтле икән. Папайя, маракуя, гуава, банан, тамарилло, инжир, хөрмә, гранат һәм башкалар.

– Менә монысы банан агачы, – дип бер баһадир үсемлек янында тукталды ул. – Бер ел эчендә шуның кадәр үсте, әнә элегрәк утыртылганнарында җимешләре дә бар.
Әлеге агачның яфраклары бездәге кукурузныкына охшаш, әмма  аларның берсе-берсе кечерәк көймә кадәр.
– Кукуруз урынына үстереп булмыймы икән? – дип шаярышып та алдык әле. – Терлек азыгы  проблемасын тиз хәл итәр иде бу!
– Ә бусы папайя агачы, – дип таныштыра Элина. –  Мексикада, Көньяк Америкада үсә, пальма рәвешендә, 10 метр биеклеккә кадәр үсәргә мөмкин. Әнә җимешләре нинди! Аларны тропик кавын дип тә атыйлар.

Хөрмә агачына, аның тезелешеп киткән җимешләренә сокланып карап тордык.
Ул помидор, кыярларны биредә чүп үләненә генә саныйлар икән. Орлыкларын туфрак өстенә сибәләр дә, булдыра алганы шуннан үсеп китә. Помидор үсентеләре эт эчәгесе кебек берничә метрга кадәр сузылган. Алар шулай суны (берничә урында сулык-лар да бар) үзләре эзләп таба. Су эчендә кызарып та яталар әле. Кыярлар да ничек булдыра алалар, шулай үсәләр. Тәртип нәкъ кыргый табигатьтәге кебек, көчлеләр күккә ашканчы (теплица түбәсенә җиткәнче) үсә, көче җитмәгәннәр үрмәли.
– Алты ел буе куелган хезмәт нәтиҗәләре бу, – ди Элина. – Урман бүгенге хәленә килсен өчен хезмәт тә күп куелды, финанс чыгымнары да күп тотылды. 700 кв.метр мәйданда экзотик үсемлекләр үсә торган өч оранжерея бар. Без хәзер кунаклар кабул итәргә әзер, биредә эко һәм агротуризм, үсемлекчелек өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барырга да мөмкин булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Камилла һәм Алан
6 яшьлек Алан да бездән калмый йөрде. Бик тере малай, татарча сүзләр дә әйткәләп куя. “Кемнән өйрәнде?“ – дип сорадым әнисеннән. “Апасы Камилла татарчаны әйбәт белә“, – диде Элина.
Камилла да аралашучан кыз булып чыкты. “9нчы сыйныфта укыйм“, – диде ул. “Кайсы мәктәптә укыйсың?“ “Хәзерге вакытта өйдә торып укыйм“. “Имтиханнарны кайда бирәсең?“ “Мәскәүдә, башта мин шунда укыдым, татарчаны Буада яшәүче әби белән бабайдан өйрәндем“.
Алан Иске Иябаш авылы мәктәбенә укырга барырга әзерләнә.
Балалар эшкә кечкенәдән өйрәнеп үсәләр. Монда күңелсезләнергә вакыт юк аларга, кунаклар да өзелеп тормый. “Төмәннән, Якутиядән кадәр киләләр, – ди Элина. – Волонтерларның, туганнар һәм якыннарның ярдәме зур булды“. Иске Иябаш феномены турында социаль челтәрләр аша күпләр таныш. Күрергә генә килеп калмыйлар, экзотик урманда һәркемгә эш җитәрлек.

Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге, диләр. Бер генә мисал. 
– Без монда беренче килеп төшкәндә каршыдагы елгада кондызлар аударган өянке агачларына игътибар иттек, – ди Элина. – Башта без аларга тияргә ярамыйдыр, дәүләтнекедер дип уйладык. Бактың исә, берәүгә дә кирәк түгел икән болар. Шуларны турап, менә шундый сувенирлар – аскуймалар ясадык.
Монда бар да табигый, ипине дә үзләре пешерәләр, тропик урманда башка байлыклар да җитәрлек.
Элина сөйләгән тагын бер вакыйга. Теплицалардан тыш та бакча өлеше бар әле аларның. Бервакыт шунда бер сыер кергән. “И аңа куандык, бакчада күпме дә булса ашлама калдырачак бит ул! Хуҗасы гафу үтенергә кергән иде, йөри бирсен дидек, ул гаҗәпләнеп чыгып китте“.
Менә шундый гаҗәеп хәлләр. Соңгы елларда районда агротуризмны үстерү, бөек якташыбыз Габдулла Тукайга бәйле маршрут булдыру турында сөйләшүләр күп булды. Туристларны җәлеп итәрлек урыннар күп районыбызда. Шуларның берсе Иске Иябаш авылында туып ята, энтузиастлар көче белән тудырылган хәзинә дисәк тә була. Киләчәктә программага кереп дәүләт  ярдәме алу мөмкинлеге дә өйрәнелә.

Әмма бүген шушы хәзинәне югалту куркынычы килеп туган. Тропик үсемлекләр безнең шартларда җылытмыйча кышлап чыга алмый. Газ казаны сафтан чыгу бар планнарны бозарга мөмкин. Игелекле кешеләр газ казаны кайтартканнар инде, әмма бар системаны алыштырмыйча булмый, моның өчен шактый акча кирәк. Элек куллануда булган җиһазлар белән дә ярдәм итәргә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X