erid:2VtzquqpS7d
Арча педагогия училищесы тарихында аерым бит: Илдус Сәгъдиевнең хезмәт юлы
Арча яңалыклары

Арча педагогия училищесы тарихында аерым бит: Илдус Сәгъдиевнең хезмәт юлы

2026 елның 16 сентябрендә педагогик хезмәт ветераны, Арча педагогия училищесының элекке директоры (1981-2002), җәмәгать эшлеклесе Сәгъдиев Илдус Абдрахман улы арабыздан китте.

Илдус Абдрахман улы 1936 елның 25 декабрендә Татарстан АССРның Биектау районы Урал авылында туа. 1952-1956 елларда Казан педагогия училищесында “Башлангыч сыйныфлар укытучысы“ белгечлеге буенча укый, бик яхшы билгеләре белән диплом ала.

1963 елда И.А.Сәгъдиев Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Үзенең педагогик эшчәнлеген Арча педагогия училищесында математика укытучысы булып башлый, аннан соң эшендә җаваплылык һәм уңай нәтиҗәләргә ирешүдә осталык күрсәткән өчен директорның укыту эше буенча урынбасары итеп билгеләнә һәм 1981 елдан училище коллективын җитәкли.

Илдус ага гомерен Арча педагогика көллиятенә багышлаган шәхес

Илдус Абдрахман улы үзенең бөтен гомерен укытучылык эшенә багышлады, бик яхшы җитәкче, зирәк остаз булды, ул мәгарифнең сыйфаты өчен тирәнтен кайгыртты, Укытучы һөнәрен бәяләргә өйрәтте.

Мәгариф системасы хакына Илдус Абдрахман улының зур һәм күп көч таләп итә торган хезмәтләре турында аның мактаулы исемнәре һәм бүләкләре сөйли: Россия Федерациясе мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Арча районының Мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, “Дуслык“ ордены, “Мәгарифтәге  хезмәтләре өчен“, “Мактаулы остаз“ күкрәк билгеләре. Илдус Абдрахман улының якты истәлеге безнең йөрәкләрдә һәрвакыт сакланыр.

А.Г.Хисаметдинов, Р.Д.Мөхәмәдияров, Л.И.Абдуллин, Н.Н.Мулләхмәтов, Г.Ф.Гарипова, Н.Р.Мифтахетдинова, Р.Ш.Хәмидуллина  


Нет комментариев