erid:2VtzquqpS7d
Арча районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда ярминкәдә катнашачак
Арча яңалыклары

Арча районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда ярминкәдә катнашачак

Ярминкә алдыннан Арча районы вәкилләре ТНВ телеканалында эфирга чыга торган «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты

20 сентябрьдә Казандагы Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Анда Арча муниципаль районының алдынгы хуҗалыклары һәм эшмәкәрләре үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәдә арчалылар авыл хуҗалыгы продукциясенең төрле төрләрен шәһәр халкына һәм башкала кунакларына тәкъдим итәчәк. Район хуҗалыклары үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтеп, җитештерүчедән турыдан-туры продукция сатып алу мөмкинлеге дә тудырачак.

Ярминкә алдыннан Арча районы вәкилләре ТНВ телеканалында эфирга чыга торган «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты. Программа кунаклары – Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин һәм «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.

Алар тапшыру барышында районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлеге, алда узачак ярминкә һәм анда тәкъдим ителәчәк продукция турында сөйләде. Шулай ук казанлыларны һәм башкала кунакларын Арча районы җитештерүчеләре әзерләгән продукция белән танышырга чакырдылар.

Ярминкә алдыннан Арча районы вәкилләре ТНВ телеканалында эфирга чыга торган «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты. Программа кунаклары – Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин һәм «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин

«Таяну ноктасы» тапшыруы 17 сентябрьдә, кичке сәгать 7дә, ТНВ телеканалында эфирга чыгачак.

Нет комментариев