erid:2VtzquqpS7d
Арча районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады: 155 чыгарылыш сыйныф укучысы олы тормышка аяк баса
Арча яңалыклары

Арча районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады: 155 чыгарылыш сыйныф укучысы олы тормышка аяк баса

Арча районы мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар чыңлады. Быел район буенча 772 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәп белән саубуллаша. Аларның 617се – тугызынчы, 155е унберенче сыйныфны тәмамлый.

Бүген Арча районы мәктәпләрендә үзенчәлекле һәм дулкынландыргыч бәйрәм – соңгы кыңгырау тантаналары узды. Район мәктәпләрендә узган тантаналарда укучыларга укытучылар, әти-әниләр һәм кунаклар изге теләкләрен җиткерде. Еллар дәвамында белем һәм тәрбия биргән укытучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.

Быел Арча районында 9 нчы сыйныфны 617 укучы, ә 11 нче сыйныфны 155 егет һәм кыз тәмамлый. Алда аларны имтиханнар көтә. 28 майда тугызынчы сыйныф укучылары беренче төп дәүләт имтиханын тапшырачак. Бердәм дәүләт имтиханнары 1 июньдә башлана.

Башка укучылар өчен иртәгедән җәйге каникуллар башлана.

 

Фотолар район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов канлыннан алынды


Нет комментариев