erid:2VtzquqpS7d
Арча районы укучылары халыкара олимпиадада җиңү яулады
Арча яңалыклары

Арча районы укучылары халыкара олимпиадада җиңү яулады

Рус теле буенча уздырылган халыкара олимпиадада җиңүчеләр арасында Арча районы укучылары да бар.

Рус теле буенча халыкара олимпиада нәтиҗәләре буенча Ашытбаш мәктәбеннән Алия Мәрдегаләмова һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән Алинә Ганиева җиңүче исеменә лаек булды. Шулай ук Ашытбаш мәктәбендә белем алучы Илшат Солтанов призерлар булды. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов MAX каналында хәбәр итә.

“Афәрин, укучылар! Сезне әзерләгән укытучыларга аерым рәхмәт”, – дип яза ул.


Нет комментариев