erid:2VtzquqpS7d
Арча районында бер көндә ике юл һәлакәте булган
Арча яңалыклары

Арча районында бер көндә ике юл һәлакәте булган

Юлларда иминлекне бергә саклыйк

19 мартта Арчаның Банк урамында “Нива”  машинасы чигенгән вакытта юл читендә басып торучы бер хатын-кызны бәрдерә. Зыян күрүче хастаханәдә.

        Шул ук көнне Алан авылына борылган турыда “Ягуар” машинасы тулысынча янып беткән. Кешеләргә зыян килмәгән. Сәбәбе ачыклана.

 


Нет комментариев