erid:2VtzquqpS7d
Арча районында күчмә флюорограф эшләячәк
Арча яңалыклары

Арча районында күчмә флюорограф эшләячәк

31 июльдән 14 августка кадәр күчмә флюорограф район халкын кабул итә

Арча үзәк район хастаханәсе хәбәр иткәнчә, стационар флюорограф вакытлыча сафтан чыккан. Шуңа бәйле рәвештә районда август һәм сентябрь айларында күчмә флюорограф хезмәт күрсәтәчәк.

Флюорография үтәргә тиешле район халкын күрсәтелгән график нигезендә билгеләнгән вакытта күчмә флюорографка килергә чакыралар.

Арча үзәк район хастаханәсе тарафыннан бирелгән график

31 июльдән 14 августка кадәр 8.00дән 16.40 сәгатькә кадәр.

Төшке аш вакыты: 12.00-13.00

1 август һәм 8 август, шимбә көннәрендә 8.00дән 13.00гә кадәр


Нет комментариев