erid:2VtzquqpS7d
Арча районында җылыту сезонына әзерлек тәмамланды
Арча яңалыклары

Арча районында җылыту сезонына әзерлек тәмамланды

Райондагы торак фонды тулысынча җылыту сезонына әзер

Арча районында 2026–2027 елгы җылыту сезонына әзерлек эшләре төгәлләнде. Торак фонд тулысынча әзер, социаль әһәмияткә ия объектларга җылылык бирү башланды. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кышкы чорга әзерлек барышында районның барлык объектларындагы җылыту системалары тикшерелде һәм төзекләндерелде. Коммуналь хезмәтләр тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләр салкыннар башланганчы бетерелде. Паспортизация нәтиҗәләре буенча райондагы торак фондның 100 проценты җылыту сезонына әзер дип бәяләнде.

Райондагы торак фонды тулысынча җылыту сезонына әзер
Райондагы торак фонды тулысынча җылыту сезонына әзер 

10 сентябрьдә кабул ителгән «Арча муниципаль районында 2026–2027 елгы җылыту сезонын башлау турында»гы карар нигезендә җылылык бирүнең беренче этабы тәмамланды. Хәзерге вакытта райондагы социаль әһәмияткә ия барлык объектларга да җылылык бирелгән.

Социаль объектларның җылылыкка тоташтырылуын контрольдә тотуны район хакимиятенең инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалык, энергетика һәм элемтә секторы башкара. Әгәр җылыту сезоны башланганнан соң батареялар тәүлек дәвамында да җылынмаса яки җылылык тигез бүленмәсә, бу хакта гариза калдырырга кирәк.

  • Мөрәҗәгатьләр өчен телефон: 8 (84366) 3-05-44.

 


Нет комментариев