Арча районының дүрт авылында авыл хуҗалыгы техникасын техник карау уңышлы узды
Техник карау графигы нигезендә 21 майда Арча районының Урта Курса, Курса-Почмак, Сеҗе һәм Сикертән авылларында шәхси затларның үзйөрешле машиналарын һәм тагылмаларын техник карау узды.
“Тикшерү барышында 63 техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә”, – ди Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев