Арча Сабантуенда тәрбиячеләр балалар өчен махсус мәйданчык оештырды
Балалар рәхәтләнеп күңел ачты
Милли көрәш, атлар чабышы Сабантуйның йөзек кашы булып саналса да, милли бәйрәмебез җитүгә иң каунган кешеләр, мөгаен, балалардыр.
Сабантуйның төп мәйданына кергәнче үк балаларны балалар бакчалары коллективлары каршы алды. Тәрбиячеләр сабыйлар өчен аерым мәйданчыкта кечкенә генә Сабантуй оештырды, дисәк тә ялгыш булмас. Арча шәһәрендәге балалар бакчалары коллективлары бер-бер артлы уеннарны оештырып кына торды. Нинди генә төрле уеннар белән сөендермәде алар сабыйларны! Катнашучылар кашыкка йомырка салып та, капчык киеп тә йөгерделәр, көянтә-чиләкләр асып, су да ташыдылар, күзләрен бәйләп чүлмәк тә ваттылар. Балалар күңленә бигрәк тә “ат”та йөгерү хуш килде. Мәйданчык уртасында җырлы-биюле татар уенары гөрләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев