Арча–Сеҗе юлында юл-транспорт һәлакәте: йөртүчесе хастаханәгә озатылган
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре йөртүчеләргә юл шартларын һәрчак исәпкә алып, тизлек режимын сакларга һәм игътибарлы булырга киңәш итә.
30 июль көнне кичке 6нчы яртылар тирәсендә Арча–Сеҗе автомобиль юлының 10нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Hyundai Creta автомобиле белән идарә иткән 1976 елгы хатын-кыз тизлекне юл шартларына туры китереп сайламаган, шулай ук транспорт чарасын юл йөрү өлешендә дөрес урнаштыру кагыйдәләрен бозган. Нәтиҗәдә, автомобиль юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче җәрәхәтләр алган. Ул Арча үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре йөртүчеләргә юл шартларын һәрчак исәпкә алып, тизлек режимын сакларга һәм игътибарлы булырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев