Көрәш буенча тәҗрибәле тренер Фәнис Зарипов ярышларның баш хөкемдары итеп билгеләнде.
Арчада 21 һәм 22 майда җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Россия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатих Сибагатуллин истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры узачак.
Ярышларда 2010-2012, 2013-2014 елларда һәм аннан соң туган егетләр катнашыр дип көтелә.
Ярышларда 2010-2012 елгы көрәшчеләр – 38, 43, 46, 55, 60, 70 һәм 80 килограмм, ә 2013-2014 елгы көрәшчеләр 36, 40 һәм 50 килограмм авырлык категорияләрендә чыгыш ясаячак.
Көрәш буенча тәҗрибәле тренер Фәнис Зарипов ярышларның баш хөкемдары итеп билгеләнде.
Нет комментариев