erid:2VtzquqpS7d
Арчада янгында 55 яшьлек бер хатын үлә
Арча яңалыклары

Арчада янгында 55 яшьлек бер хатын үлә

Сак булыйк!

9 гыйнварда сәгать 3 тулып, 38 минутта район янгын частена "янгын!"  дигән хәбәр керә. Арча станциясендә Нефтебаза урамында ике катлы 8 фатирлы йортның 3нче фатирында янгын чыга. Янгынчылар шунда ук чыгып чаба. Алар янгынга җәелергә ирек бирмиләр. Әмма, иң кызганычы, кеше үлеме бар. Янгында 55 яшьлек бер хатын  үлә. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Янгын сәбәпләрен тикшерәләр. Сак булырга кирәк!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев