Мондый чаралар яшьләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләренә җаваплы карашын формалаштыруга, куркынычсыз йөртү күнекмәләрен камилләштерүгә һәм юлларда иминлекне арттыруга ярдәм итә.
Арча районында студент-автомобиль йөртүчеләр арасында «Автосессия – 2026» бәйгесе узды. Ярышта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен һәм автомобиль белән идарә итү осталыкларын сынады.
Бәйге өч этаптан торды. Беренче этапта катнашучылар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» бәйгесендә белемнәрен күрсәтте. Икенче этапта беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре бәяләнде. Ә «Фигуралы автомобиль йөртү» этабында яшь шоферлар руль артындагы осталыкларын күрсәтте.
Өч этап нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дә билгеле булды. Беренче урынны Арча педагогика көллияте студенты Камалиев Раяз яулады. Икенче урын – ААПК студенты Петров Кириллга, ә өченче урын Арча педагогика көллияте студенты Закиров Риназга бирелде.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйге «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, Дәүләт автоинспекциясе һәм ДОСААФ оешмасы тарафыннан оештырылды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев