erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада сәләтле укучыларны котладылар

Аларга акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Бүген район Мәдәният йортында районыбызның иң сәләтле, иң тырыш укучылары җыелды. Биредә “Сәләтле балачак – 2023” дигән исем астында халыкара, бөтенроссия, республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларны бүләклү тантанасы узды.

2022-2023 уку елында районыбыз мәктәпләрендә укучылар төрле дәрәҗәдәге һән олимпиадаларында барысы 136 призлы урын алган, шуларның 12се – җиңүче, 124е – призер. Бүген әлеге укучылар район Мәдәният йорты сәхнәсен балкытты. Аларның барысына да акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Укучыларның уңышы – ул укытучының тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Бәйрәмдә шулай ук иң күп олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән укытучыларны да сәхнә түренә чакырдылар. Аларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәләтле балаларны, аларның укытучыларын район башлыгы Илшат Нуриев, район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова котлады.  

Бәйрәм чарасы шәһәребезнең Дан Аллеясында дәвам итте

Тулырак газетабызның 23 июнь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X