erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада «ТатАрча Җәй» лагереның «Без Тукай оныклары» сменасы ачылды

Арча педагогика көллияте тарафыннан оештырылучы «ТатАрча Җәй» лагереның «Без Тукай оныклары» сменасы үз эшен башлады.

Быелгы сменада Россиянең 12 төбәгеннән килгән 176 бала 18 көн дәвамында ял итәчәк, татар телен, мәдәниятен һәм милли гореф-гадәтләрне өйрәнәчәк.

Сменаны ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова, педагоглар һәм кунаклар катнашты.

Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин балаларны лагерь ачылуы белән котлап, аларны милләтебезгә тугры булып үсүче яшь буын вәкилләре дип атады.

Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин. / Автор фотосы

– Сезне бу лагерьга килүегез белән котлыйм. Бүгенге көн сезнең өчен генә түгел, безнең өчен дә зур бәйрәм. Без, сезнең остазларыгыз, мондый очрашулардан көч, илһам, белем, рухи байлык алабыз. Арча – күп кенә күренекле шәхесләр үстергән төбәк, ул – рухи үзәк. Төрле төбәкләрдән килеп, бер гаилә булып берләшүегез – зур бәхет, – диде министр.

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов республика җитәкчелегенә һәм лагерьны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов. / Автор фотосы

– Биредә илебезнең төрле почмакларыннан килгән татар балалары җыелган. Алар кыска вакыт эчендә бер гаиләгә әверелә, күптөрле иҗади, мәдәни һәм спорт чараларында катнаша. Бу – чын мәгънәсендә сокланырлык лагерь, – дип билгеләп үтте ул.

Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова балаларны сәламләп, аларга күңелле, мавыктыргыч һәм файдалы ял, яңа дуслар һәм онытылмаслык хатирәләр теләде.

Тантана күмәк флешмоб белән тәмамланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев