erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада террорга каршы комиссиясе берләштерелгән утырышы узды

24 апрельдә Арча муниципаль районының террорга каршы комиссиясе берләштерелгән утырышы булды.

Утырышны район башлыгы, комиссия җитәкчесе Илшат Нуриев алып барды.

Киңәшмәдә Арча муниципаль районында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү чорында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорлык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәлә каралды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Р.Касыймов, РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Арча районы буенча ведомстводан тыш сак бүлекчәсе җитәкчесе Р.Фәйзрахманов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе А.Баһавиев, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Ә. Гайфуллин, район башлыгы урынбасары А.Мөхәммәтова, террорга каршы комиссия секретаре И.Зәйнуллин чыгыш ясадылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X