Арчада 2026 елга авыл халкының эшчәнлек активлыгын арттыруга багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды
25 майда узган семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР муниципаль берәмлекләр ассоциациясе җитәкчесе Әгъзәм Гобәйдуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәа азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, төрле министрлыклар вәкилләре, унбер районның башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Кунаклар башта Арча педагогика көллиятендә, Наласа авылында Фоат Гариповның шәхси ярдәмче хуҗалыгындагы яңа төзелгән кечкенә фермада, «Арча» сәнәгать паркында, «Казансу» футбол манежында, шәхси эшмәкәр Айзат Сәләховның хуҗалыгында булдылар.
Район мәдәният йорты фойесында эшмәкәрләр җитештергән продукцияләрдән күргәзмә оештырылган иде.
Пленар өлешендә авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү турында эшлекле сөйләшү булды
Нет комментариев