erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада волонтерлар шәһәрдә төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирергә ярдәм итә

Арчада “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проекты кысаларында волонтерлар халыкны төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирергә ярләм итә.

21 апрельдән 12 июньгә кадәр 2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү бара. Киләсе елда шәһәрдә нинди территория төзекләндереләчәге нәкъ менә шәһәр халкы тавыш бирүе буенча билгеләнәчәк.

Арчада бу эшкә волонтерлар да актив кушылды. Тавыш бирү башланган көннән алар җәмәгать урыннарында, урамнарда халыкка тавыш бирү турында сөйлиләр һәм QR-код ярдәмендә тавыш бирергә ярдәм итәләр.

Бер көнне волонтерлар белән без дә Җиңү паркына чыктык. “Алгарыш” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Камилла Вәлиуллина һәм волонтер Азалия Гыймранова паркта халыкны тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды. Волонтерларны “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проектының махсус символикасы төшерелгән футболкалары буенча танырга мөмкин. Бу аларны мошенниклар белән бутамас өчен уңайлы.

Дәүләт хезмәтләре аша тавыш бирү өчен камералы һәм интернетлы телефон кирәк. Моның өчен волонтер күрсәткән QR-кодны смартфон камерасы ярдәмендә сканерларга һәм дәүләт хезмәтләре аша автортзация узарга кирәк. Шуннан соң тәкъдим ителгән төзекләндерү объектларының берсен сайларга мөмкин булачак.

Арчалылар Арчада Банк урамын төзекләндерүнең икенче чиратын, Интернационал урамын, Арчабашта Дан урамын төзекләндерү өчен тавыш бирә ала.

Хөрмәтле арчалылар! Сезне тавыш бирүдә актив катнашырга чакырабыз! Районыбыз, шәһәребез тормышына битарафа булмыйча, бердәм рәвештә тавыш бирсәк, шәһәребездә тагын бер җәмәгать киңлеге яңа сулыш алыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев