Арчада Татарстанда игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылган хезмәт һәм батырлык фестивале узды. Чара район халкын берләштерде һәм халыкны хөрмәтләү мәйданчыгына әверелде.
Фестивальдә махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре, хезмәт ветераннары, хезмәт коллективлары вәкилләре, хезмәт һәм гаилә династияләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Бәйрәм кунакларын һәм алдынгы райондашларыбызны Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин сәламләде.
– Беренче чиратта сүземне махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә, аларның әти-әниләренә рәхмәт әйтүдән башлыйм. Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елындагы бүгенге бәйрәм тагын бер тапкыр хезмәт кешесенә зур игътибар бирелгәнлеген күрсәтә. Районыбызда хезмәт куючы һәркемгә дә рәхмәтемне җиткерәм. Республикабызда булдырылган Электрон мактау тактасына кертелгән алдынгы райондашларыбыз бүген аерым мактауга лаек, – диде район башлыгы.
Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин республикабыз районнарындагы мөмкинлекләрнең югары дәрәҗәдә булуын һәм Электрон мактау тактасының илдә бердәнбер икәнлеген ассызыклап үтте.
Фестивальнең төп максаты – үз хезмәтләре белән шәһәр, район, Татарстан һәм ил үсешенә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт белдерү. Фестиваль кысаларында арчалыларга Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасының исем таныклыклары тапшырылды. Анда Арча районында яшәүче 194 кеше кертелгән. Шуларның 15е бәйрәм сәхнәсенә күтәрелде һәм кулларына таныклыклар алды.
Бүләкләнүчеләр исеменнән Мөхәммәт Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина рәхмәт әйтте.
– Хезмәт кешесен хөрмәтләү республикабызда төрле юнәлешләрдә алып барыла. Ә Электрон мактау тактасы заманча хөрмәтләү алымы. Анда үз исемеңне күрү зур горурлык. Безнең хезмәтебезне югары бәяләп, яшь буынга стимул булдырып, халыкка хезмәт нәтиҗәләрен күрсәтү максатында эшләнгән Электрон мактау тактасын гамәлгә куючыларга чиксез рәхмәтләремне җиткерәм, – диде ул.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев