erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 11 нче балалар бакчасында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды

Бүген Арча шәһәре 11нче балалар бакчасында Г.Тукай иҗатына багышлап «Без - Тукай оныклары» дип исемләнгән төбәкара сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды.

Чараның максаты: Габдулла Тукайның шигырьләре аша  балалар арасында татар телен популярлаштыру, әдәбиятка мәхәббәт,  кызыксыну уяту, балаларның сөйләм телен, сәнгатьле уку  күнекмәләрен  үстерү, балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Бәйге ике өлештән торды: беренче – сайлап алу турына 56 гариза һәм видеоязма кабул ителде, икенче тур - финалга 32 катнашучы узды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге күркәм чарага Саба, Кукмара, Биектау, Арча районнарыннан, шулай ук Казан, Яр Чаллы, Нократ Аланы шәһәрләреннән дә катнашучылар бар иде. Алар сөекле шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләп иҗади осталыкларын күрсәттеләр, мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнделәр. Барлык катнашучыларга җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тукайны сөюче, туган телен яратучы, хөрмәт итүче балалар булганда гына телебезнең, илебезнең киләчәге өметле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X