erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арчаның 8 педагогы республика конкурсларында грант отты

«Физика-математический прорыв» һәм «Физика-химический прорыв» республика конкурсларына нәтиҗәләр ясалды.

Арча районыннан 8 педагог әлеге дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулап, үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 100 мең сумнан башлап грантлар отты.

Җиңүчеләр:
Илнур Хәкимов – Арча 1 нче мәктәбе;
Гөлнисә Гарипова – Арча 1 нче мәктәбе;
Гөлсирә Гыйльметдинова – Арча 6 нчы мәктәбе;
Филсинә Закирова – Арча 6 нчы мәктәбе;
Айсылу Фәйзрахманова – Арча 6 нчы мәктәбе;
Руслан Гарипов – Күппрофильле лицей;
Хәниф Хәертдинов – Апаз мәктәбе;
Ләйлә Төхфәтуллина – Яңа Кенәр мәктәбе.

Әлеге җиңүләр – укытучылар өчен генә түгел, укучылар өчен дә яңа мөмкинлекләр, заманча белем һәм киң офыклар дигән сүз.


Нет комментариев