erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча блогерларын беләсезме?

Кызык һәм кызыклы заманда яшибез. Гаджетлар тормышта мөһим урыннарның берсен алыр тора.

Күпләр үз аудиториясе белән экран аша аралашып, популярлык яулый. Әнә шулай аралашып, тормышның кызык мизгелләре белән бүлешеп үз аудиторияңне җыюның бер ысулы -  ул блог алып бару. 

Нинди генә блогерлар юк бүген. Аларны сериал караган кебек гади халык көн дә күзәтеп бара. 

Ә безнең районнан нинди блогерлар бар соң? Аларның берничәсенә күзәтеп ясап китик.

Түбән Курса авылында туып-үсеп, бүген гаиләсе белән Казанда яшәүче 20 яшьлек Илүзә (@ildarskaya07_12)  үзен беренче Арча блогеры дип атый. Аның турындагы язма җәй урталарында газета битләрендә басылып чыккан иде. 

 

Илүзәнең бүгенге көндә 31600 язылучысы бар. "Моннан берничә ел элек блогер минем өчен буем җитмәслек зур кеше иде. Ул вакытта татар блогерлары белән дусларча аралашачаксың, дисәләр, ышанмас идем. Бүген мин үзем дә татар блогеры. Моның белән бик бәхетле. Блогерлык – ул минем эшем, яратып башкарган һөнәрләремнең берсе. Моннан тыш, минем тагын бер хоббием бар – ул светильник формасында чәчәкләр ясау. Буш вакытымда бу һөнәремне дә үстерергә тырышам. Эшләрем белән аерым аккаунтта таныштырып барам..." - дип уртаклашты Илдарская.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын бер якташ блогерыбыз - Рамил Шәрәфиев (@ramil_sharafiev). Танылган Татар радиосы ди-джее, алып баручы Рамилне белмәгән кеше юктыр. Яңа Кенәр егете, яраткан эшен күрсәтү белән бергә, блогында авылны, әнисен, туганнарын һәм шәхси тормышыннан кызыклы мизгелләрне яктыртып бара. Рамилнең Инстаграмында 20400 язылучы.  

 Хәсәншәех авылында туып үсеп, яраткан тормыш иптәше белән 3 бала үстерүче Ләйсән (@leisan_xray) Казанда яши. Ул быел гына блогер булып киткән. Блогында 12000 дусты бар. "Үзизоляция вакытында авылда калдык. Шул вакытта әнинең казларын, авыл тормышын төшереп, интсаграм битемә куйдым. Бик комментарие яздылар. Сораулар килде, бер белмәгән кешеләрдән җылы сүзләр алдым. Бу миңа ошап китте. Шулай итеп, мин чынлап Инстаграм битемне алып бара башладым. "- диде Ләйсән. Аны күзәтеп баручылар беләдер, ул үзенең язылучыларын ягымлы тавышы белән сәламләп, ихлас теләкләрен җиткерә. Һәрнәрсәне үтемле итеп аңлата. Гаиләсенә булган ярату хисләре аның күзләрендә очкын булып балкый. Инстаграмны ул акча эшләү урыны дип түгел, ә үзенең хоббие дип атый. Чөнки бу эшне ул ихластан башкара һәм дуслары күп булуга сөенә. Ләйсән Инстаграм битен гаилә блогы дип атый.

  

Арчада яшәүче "металл мастеры" Русланны (@kallay_mallay) беләсезме? Блогын 2 елдан артык алып бара. Биредә ул үзенең эшчәнлеген, яраткан тормыш иптәше белән нәни улын күрсәтә. Русланга 13400 кеше язылган. Егет Тик-токка да уңышлы гына кереп бара. Әлеге Арча блогеры белән якыннанрак газетабызның алдагы саннарында да таныштырырбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре блогер

2
X