erid:2VtzquqpS7d
Арча егетләре таэквон-до ярышыннан медальләр белән кайтты
Арча яңалыклары

Арча егетләре таэквон-до ярышыннан медальләр белән кайтты

13-14 мартта Казанның “Бокс һәм өстәл теннисы үзәге”ндә таэквон-до буенча “Зилант кубогы” төбәкара турнир узды.

Анда Татарстанның гына түгел, Россиянең дә зур шәһәрләреннән килгән 230 спортчы көч сынашты. “Арча” спорт мәктәбенең Газинур Борһанов кулы астында шөгыльләнүче Арча спортчылары: Камил Борһанов, Ислам Габдрахманов һәм Инсаф Габдрахмановлар берәр көмеш, Альмир Шакирҗанов бронза медаль алып кайтты.  

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев