erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Арча хәбәрләре" газетасы призына шахмат турниры узды

Бүген, 10 март көнне Арчаның 7нче мәктәбендә шахмат турниры узды

Тарихи вакыйгага әйләнеп баручы шахмат турнирында быел 17 команда катнашты. "Арча хәбәрләре" күчмә кубогын узган ел шәһәребезнең 5нче номерлы гимназиясе яулаган булса, бүгенге турнирда кубок Арчаның 1нче мәктәбе командасына (Тренерлары - Айдар Яхин) тапшырылды. 

Турнирны "Арча хәбәрләре" редакциясенең баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин ачып җибәрде. "Шахмат уены - ул акыллылар уены. Монда бары акыл көче белән генә җиңеп була. Һәр килгән укучыга уңышлар телим, матур уеннар күрсәтегез",- дип башлады ул чыгышын.  Баш хөкемдар Сөләйман Галиуллин да, уенның төп кагыйдәләрен тагын бер кат ассызыклап, үзенең хәер-фатыйхасын бирде. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дүрт сәгатькә якын барган кызу уен нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр 3 тактада билгеләнде. Беренче тактаның беренче урынын яулаучы - Арчаның 1нче мәктәп укучысы Рөстәм Нурмиев. Икенче тактаның беренче урынын Мәлик Мөхәрләмов һәм өченче тактаның берече урынын Гөлия Сабирова яулады. 

Калган җиңүчеләрнең һәм барлык катнашкан командаларның исемлеген газетабызның киләсе саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Шахмат турниры ачылышы 10.03.2021

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/L4fnsvUbr8s

Теги: Арча хәбәрләре

2
X