erid:2VtzquqpS7d
Арча көрәшчеләре Әтнәдән 3нче урын алып кайтты
Арча яңалыклары

Арча көрәшчеләре Әтнәдән 3нче урын алып кайтты

Көрәшчеләр көрәшеп тора.

2 апрельдә Әтнә районынды 10 район көрәшчеләре бил алышты. 2002нче елгылар һәм алардан яшьрәкләр көрәште.

Көрәшче-тренер Рәдиф Сәфәров истәлегенә оештырылган. Ярышларларда Арча районы көрәшчеләре дә бар иде.

Арча районы командасы 3 нче урынга лаек булды.

Инсаф Кәримов 50 кг.да 1нче урынны алды. Курса Почмак мәктәбеннән. Тренеры Иарат Әхмәдиев.

Яңа Кырлай мәктәбеннән Ранил Хәйретдинов 70 килода шулай ук 1 нче урынны алды. Тренеры Марат Сәләхов.

Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз.

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев