erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгы яшь хоккейчылар белән очрашты

Бүген Арча районы башлыгы Илшат Нуриев “Арча” боз сараеның “Ястребы” командасы уенчылары, тренеры белән очрашты.

Әңгәмә барышында ул балаларның фикерләре, проблемалары белән кызыксынды, аларның сорауларына җавап бирде, уенчыларны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

"Киләчәктә сезне "Ак барс" хоккей командасы составында күхрергә телим", -  диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2009 елда туганнар командалары арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалында призлы беренче урын алулары өчен  “Арча Арена” спорт мәктәбенең “Ястребы” хоккей командасы тренеры Гәрәев Артур Илдар улы, “Арча Арена” спорт мәктәбенең “Ястребы” хоккейчылар командасының  Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары Эмиль Әкбәров, Илсаф Бәдриев, Марат Гарифҗанов, Данил Галләмов, Азат Калачов, Камил Мөбарәков, Тимерхан Мостафин, Аяз Сабиров, Нияз Сафиуллин, Ислам Сөләйманов, Рушан Сөнгатуллин, Ранил Хәбибуллин, Казанның 135нче мәктәбе Ридван Бәдретдинов, Казан шәһәренең 8нче гимназиясе укучысы Тамерлан Гарипов, Балтач районының Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе  укучысы Нариман Исхаков, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 146нчы лицей укучысы Камил Төхвәтуллин муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

16 мартта “Ястркбы” командасы Сочига “Алтын алка” Бөтенроссия ярышларында катнашырга очачак. Аларга хәерле, уңышлы юллар насыйп булсын, Арчабызга исән-имин, җиңүләр белән әйләнеп кайтырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X