erid:2VtzquqpS7d
Арча районында бодайның шәмәхә орлыклы яңа сортын үстерә башлаячаклар
Арча яңалыклары

Арча районында бодайның шәмәхә орлыклы яңа сортын үстерә башлаячаклар

Аннан пешерелгән ипинең сәламәтлекне ныгыту, иммунитетны күтәрү, кайбер авыруларны кисәтү өчен файдасы зур булачак.

Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекциясендәге шәмәхә орлыклы Надира сортлы бодай дәүләт сынавын уза. Әлеге сортны Арча районында үстерә башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Нурания Василова хәбәр итте.

«Быел без беренче тапкыр Татарстанның сорт участокларында шундый бодайны күрәчәкбез. Килешү бунча орлыкның берникадәр өлешен Арча районының бер хуҗалыгына бирдек», - диде ул.

Василова сүзләренчә, яңа сорт бодай серкәләндерү юлы белән алынган. Аннан пешерелгән ипинең сәламәтлекне ныгыту, иммунитетны күтәрү, кайбер авыруларны кисәтү өчен файдасы зур булачак.

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев