erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында вакцина ясатучыларга материаль кызыксындыру чарасы куллана башладылар

Арча районында республикада беренчеләрдән булып коронавируска каршы вакцина ясатучыларга сәүдә һәм хезмәт күрсәтү оешмаларында ташламалар бирү кертелде.

Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов белдерде. Аның сүзләренә караганда, вакцина ясатучының дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында бу турыда хәбәр барлыкка килүгә райондагы төрле сәүдә һәм хезмәт күрсәтү оешмаларында ул кешегә ташламалар бирелә. Әлегә бу акциядә «Филадельфия»кафесы, «Село», «Арское АТП» ширкәтләре, «Арск МЕД», " Автолайф", «Роза» бакча үзәге,  «Западный»,  «Арзани» кибетләре, «Кофе ОК», «Ильком» һәм башкалар катнаша. Арча районында вакцина ясатучыларга ташлама бирүче оешмалар исемлеге белән http://Arsk.Tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин. Расул Ринатович әйтүенчә, мондый оешмаларның саны тагын да артачак. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X