Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Арча шәһәре” муниципаль берәмлегендә яшәүчеләр игътибарына!

    Яңа 2020 ел башланырга аз гына вакыт калып бара. Яңа ел – әкияти хисләр белән бәйләнгән, алдагы елга өметләр белән тулы иң матур һәм могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе.

     

    Бәйрәм алды көннәрендә тирә-юнебездәге әкият-шәһәрнең гадәти йөзе якты гирлянда утлары һәм витриналар балкышына күмелгән, ә территорияләр һәм йортлар бәйрәмчә бизәлгән көннән башлана. Яңа ел алдыннан муниципаль берәмлек территориясендә “Иң яхшы яңа ел бизәлеше” конкурсы уздырыла. Анда катнашу өчен битараф булмау, теләк, иҗади фикерләү генә кирәк.

    Йортларны, территорияләрне бәйрәмчә бизәү кәефләребезне күтәрер, үзебез яшәгән территорияне тагын да матурлар!

    Арча шәһәре башкарма комитеты

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: