erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча стадионында чаңгы ярышы

Иртәдән буран чыгып куркыткан иде.

Көн ачылып китте тагы. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр бәхетенәдер инде. Ярышлар көндезге сәгать 1дә башланып китте. Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасының башлангыч профсоюз оешмалары командалары ярышты. 

40 яшькә кадәр, 40 яшьтән соң хатын-кызлар, ир-егетләр аерым ярышты. аннан катнаш эстафета ярышлары булды.

Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов үзе дә шунда. Ярышларны Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев алып барды.

--Бер--беребезне күреп сөйләшер, аралашыр өчен ярый әле мондый ярышлар бар, -- диләр чаңгы ярышына килгәннәр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

40 яшькә кадәрле ир-егетләр стартка тезелеп баскач, Булат Гәрәев: "1әр километрлы ике әйләнә үтәсе, берсен шуып килгәч, качып каласы түгел яме!" -- дип, уен-көлке белән алып барды ярышларны. 

Иң җитез чаңгы шуучыларның кайберләрен атап үтәм: Лесхоз мәктәбе җитәкчесе Васыйл Шакиров, Арчаның 5нче гимназиясеннән Гүзәл Абдуллина, Арчаның 6нчы мәктәбеннән Рәнис Нәбиуллин, Яңа Кенәр мәктәбеннән Рәмис Хәйруллин, Арчаның 11нче балалар бакчасыннан Резедә Хәбибуллина һ.б.

Соңыннан бүләкләүләр булды.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X