erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча якларына килегез

Агымдагы елда республикага килүче туристларның саны арткан. Туроператорлар мәгълүматларына караганда, Казанда ку-наклар озаграк вакытка туктала башлаган.

 Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта сүз барды.

Татарстан туристларны истәлекле урыннары, шулай ук төрле кызыклы чаралары белән җәлеп итә икән. Тик анда, нигәдер, данлыклы шәхесләргә (Тукаебыз гына ни тора!), музейларга бай булган искиткеч матур табигатьле безнең Арча ягы телгә алынмады. Шуңа бу язмада Арча районында туризм турында аерым тукталырга булдык.

  Брифингта ачык һавада оештырылган мәдәни чаралар турында да сүз барды. Безнең районда алар күпме үткәрелә, күпмесе шушы август аена планлаштырылган? Бу хакта без район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов белән сөйләштек.

– 22 августта Арча Мәдәният йорты каршында Россия флагы көне үткәреләчәк. Төрле күргәзмәләр дә оештырылачак. Аннан Татарстан Республикасының велосоюзыннан вәкилләр каршы алырга әзерләнәбез. Алар палаткаларда төн кунып, Арча районының табигате, истәлекле урыннары белән танышачаклар. Күптән түгел без Яшел Үзән районында Тукай эзләре буенча сәяхәт кылып кайткан идек. “Тукай күпере – дуслык күпере” проектын дәвам итеп, Яшел Үзәннән делегация безгә киләчәк. Аларны шулай ук Тукай эзләре буйлап сәяхәт көтә. Соңыннан Кушлавычта ике як үзешчәннәре катнашында концерт була, – диде Илфар Әюпов. – “Безнең ишегалды” программасы буенча күпкатлы йортлар ишегалларында төзекләндерү эшләре бара. Тәмамлангач, һәр микрорайонның берәр ишегалдында концерт номерлары белән аларны ачу тантанасы планлаштырыла.

Районда “Тукай юлы” туристик проекты буенча велосәяхәтчеләр булып киткән. Алар Урта Сәрдәдә булганнар, кичтән Кушлавычка килеп, икенче көнне иртән экскурсияләрне башлаганнар. Бу хакта Кушлавыч клубы җитәкчесе Фәния Хәнәфиева хәбәр итә. “Музейны карадылар, Тукай һәйкәле янында, “Мулла” чишмәсендә булдылар, Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт каберенә зиярәт кылдылар, клубта авыл осталарының кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, – диде Фәния Хәнәфиева. – Клубта  сюжет нигезендә “Су юлы” күренеше буенча осталык дәресе күрсәттем, эчтәлеген аңлаттым, аннан татар милли костюмнары киертеп, әлеге күренешне рус кызы Оля белән әлеге төркемнең җитәкчесе Дамирга өйрәттем”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча районы – музейлар ягы. Районга килгән туристларга музейлар буенча йөреп чыгарга да бер көн генә җитми. Яңасалада Гомәр Баширов, Гөберчәктә Мөхәммәт Мәһдиев, Ташкичүдә Шиһабетдин Мәрҗани музейлары, Кушлавычта Тукаевлар музей йорты, Иске Кишеттә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утары, Хәтнәдә Изгеләр чишмәсе, Петр һәм Павел чиркәве, Арчаның үзендә “Әлифба”, әдәбият һәм сәнгать, “Казан арты” тарих-этнография музейлары эшләп килә, моннан тыш шәһәребезнең күрке булган “Казансу”, “Җиңү парклары бар.

– “Казан арты” тарих-этнография музее  “Әдәбият һәм сәнгать бүлеге”; “Әлифба”, Гөберчәктәге М. Мәһдиев һәм Сикертәндәге Г.Камал музейларын берләштерә. Җәй айларында гына да музейларыбыз белән 3000гә якын кеше танышты. Аларда ел дәвамында  экскурсияләр, әдәби-музыкаль, фәнни кичәләр үткәрелә, күргәзмәләр оештырыла.  2022 ел дәвамында музейларда Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары, Якутиядән килгән кунаклар, Санкт-Петербургтан  студентлар, Ижевск, Мәскәү, Әлмәт, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән, Саба, Биектаудан туристлар килде. Аларга  шәһәр буенча да экскурсияләр үткәрдек. “Әлифба” музеена да Россиянең, республиканың төрле районнарыннан кунаклар килеп тора. Бурятия, Якутия, Казахстан,  Төмән шәһәре делегацияләре дә булып китте. М.Мәһдиев музеена  Кайбыч, Саба, Кукмара, Яшел Үзән, Арча, Әгерҗе, Биектау, Балтач районнарыннан, Казан, Ярославль, Санкт-Петербург, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән кунаклар килде. “Татарстан 24” телеканалы М.Мәһдиев турында документаль фильм төшерде. М.Мәһдиевнең туганнары кайтты. Якын арада университеттан чит ил студентларын көтәбез. Сикертәндәге яңа ачылган Г.Камал музее белән кызыксынучылар да артканнан арта, – диде җитәкчесе Гөлназ Камалова.

Комментарийларга күз салсаң, үз районың өчен сөенеп куясың. “Арчада шундый искиткеч музей бар икәнен белмәгән идем”, “Бик бай музей”, “Көтмәгәнчә кызыклы, мавыктыргыч экскурсия булды”, “Музей хезмәткәрләре ачык йөзле, ягымлы, тыңлыйсы гына килеп тора”, “Шундый күп кызыклы мәгълүмат тупладым” һәм башкалар.

Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей-комплексы үзе аерым. Анда елның-ел буе кеше өзелми. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча бу елның 7 аенда 8624 кеше кабул иткәннәр. Май аенда – 2238, июньдә – 2143, июльдә 2178  турист килгән. Астрахань, Төмән, Уральск, Томск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгород, Ульяновск, Киров, Чиләбе шәһәрләреннән, Башкорстаннан, Мари Иленнән, Чувашия, Удмуртиядән, Саха республикасыннан да кунаклар булып киткән. Үзебезнең республика туристлары турында әйтеп тә торасы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X