erid:2VtzquqpS7d
Арчада абсолют батыр булып кем калды? (+фоторепортаж)
Арча яңалыклары

Арчада абсолют батыр булып кем калды? (+фоторепортаж)

Тәкә кемне үз итте.

Сабантуй балалар, студентлар, мәдәният хезмәткәрләре катнашында бик матур күренеш белән башланып китте. Кыр батырларын, алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр. Мәйданга бизәлгән җигүле атлар керде. Район халкын бәйрәм белән район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде. Ул да изге теләкләрен җиткерде.

Көрәш киеренке барды. Абсолют батыр исемен алу өчен көрәшкә өч батыр чыкты. Әмма Фаяз Зариповка тиңнәр булмады. Тәкә аның җилкәсенә менеп кунаклады. Котлыйбыз.

Тулырак газетабызның чәршәмбе санында укый аласыз. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев