erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада бер ир кеше Казансу елгасында батып үлгән

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Үткән шимбәдә, 26 июньдә, Арчада Казансу елгасында күпер янында бер яшь ир батып үлә. Рәсми булмаган мәгълуматларга караганда, Казанка елгасына аяк чылатырга кергән 10 яшьләр тирәсендәге малай суга төшеп китә, баланы коткарырга әтисе суга ташлана. Нәтиҗәдә, бала исән-сау кала. Ә әти кеше суда харап була. Хәле беткән, көчле агымга эләккән, диләр. Чыгышы белән Кукмара районыннан. Гаиләсе белән Арчада яшәгәннәр. 

Гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Сулыклар янында сак булыгыз! Башка хәвеф--хәтәрләр булмасын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу вакыйгага шаһит булучылар яки бу турыда белүчеләр булса, безнең белән элемтәгә чыгуыгызны сорыйбыз. Телефон: 3-11-58. 89179076971.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X