Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада боз яуды (фотолар)

    Сабантуй мәйданын да читләтеп үтмәгән.

    Матуры гына башланган Сабантуй көнендә төштән соң Арчаны кара болытлар каплап алды. Безгә җибәргән фотлардан күренгәнчә, түтәлләр су эчендә калган, шәһәрнең кайсыдыр өлешләрендә боз яуган, кайдадыр хәтта агач та ауган. Болыт Сабантуй мәйданын да читләтеп үтмәгән, анда да боз явып китте, дип хәбәр итәләр. Көчле җил хәтта палаткаларны да очыртып йөртә, өстәл-урындыкларны да аударып аткан. Әлегә башка хәвеф-хәтәр турында мәгълүмат юк.

    Хәзерге вакытта мәйданда көрәш дәвам итә.

    Реклама

    Фотолар социаль челтәрләрдән алынды.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: