erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада фермерларны Интернет аша сатуга өйрәтү буенча укулар узды

Анда Арча, Теләче, Әтнә, Саба, Кукмара районнарыннан килгән фермерлар катнашты.

23 июньдә Арчада фермерларны һәм авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләрне үзләре җитештергән товарларны Интернет аша сату буенча укулар узды. Аны “Маркетплейс. Җиңел” электрон сату үзәге оештырды. Укуда Арча, Әтнә, Теләче, Саба, Кукмара районнарыннан килгән фермерлар катнашты.

Бүген Интернет аша сату – зур үсеш ала торган өлкә. Моны үзенең чыгышында Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шаһиәхметов билгеләп үтте.

“Бүген без бирегә Интернет аша сатуның нинди мөмкинлекләр ачуын күрсәтү өчен җыелдык, – диде ул. – Ел саен Интернет аша сату күләме арта бара. Мәсәлән, узган буген Россия буенча Интернет аша 10 триллион сумлык продукция сатылган. 2020 ел белән чагыштырганда үсеш 50 процент тәшкил итә”.

Авыл хуҗалыгы берләшмәләре үсеше буенча компетенция үзәге директоры Ирина Лукина интернет аша сатуның үз өстенлекләре бар, дип билгеләп үтте. 

“Үзегезне җитештергән товарны электрон мәйданчыклар, маркетплейслар аша сатканда сез бәяне һәм партияне үзегез билгелисез. Ә төрле челтәрләргә чыгарганда сезнең бәя никадәр күләмдә сатуыгызга бәйле, – диде ул. – Безнең максат – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне төрле электрон мәйданчыкларга, маркетплейсларга чыгару. – Җитештерергә өйрәндек, төп проблема – ул җитештергән товарны сату. Татарстанда чыгарылган продукция үзенең сыйфаты, экологик яктан чиста булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә аңа башка төбәкләрдә яшәүчеләрдән дә сорау зур. Безнең үзәк шәхси ярдәмче хуҗалыклардан башлап барлык авыл хуҗалыгы товарлары битештерүчеләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтергә әзер”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Электрон сату үзәгеннән килгән Айдар Идрисов төрле маркетплейсларга, электрон мәйданчыкларга чыгу турында сөйләде. Ул аларның күп төрле булуын билгеләп үтте, иң популярларына аерым тукталды. Озон, Вайлдберрис, КазаньЭкспресс кебек киң кулланыла торган маркетплейсларга,  күзәтү ясады ул. Һәр маркетплейсның хезмәттәшлек шартлары төрле булуын билгеләп үтте ул.  Ат колбасасы, чәк-чәк, чәйләр, бодай, хәтта ит, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы товарларын Интернет аша сатып булуын, мисаллар китереп, сөйләде. Иң мөһиме маркетплейста саклау шартлары булуы.

Радик Шаһиәхмәтов Арча эшмәкәрләренең маркетплейсларда эшләү буенча алдынгылар исемлегендә булуын билгеләп үтте.

Ахырдан Авыл хуҗалыгы берләшмәләре үсеше буенча компетенция үзәге директоры Ирина Лукина крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альберт Галәветдиновка Мактау Грамотасы тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X